Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Курыкмый яшәгез: Кукмараның суы чиста, диләр экологлар

Министрлыкның Төньяк территория төбәк идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов:

-Кукмара - халыкның тормыш-көнкүреше өчен иң кулай районнарның берсе. Биредә табигатьне зарарлаучы нефть эшкәртү кебек эре сәнәгать предприятиеләре, химия заводы булмаганлыктан, сулый торган һава саф, чиста. Без график буенча Төньяк территория төбәк идарәсенә керүче районнарда даими рәвештә мониторинг уздырабыз. Елгаларның, җир асты байлыкларының халәтен тикшерәбез. Әгәр теге яисә бу елга суының сыйфаты начар булу ачыклана икән, кичекмәстән чаралар күрелә, аны зарарлаучы чыганакны эзләү эшләре алып барыла. Кукмарада күрсәткечләр һәрвакыт яхшы була. Димәк, биредә бернинди шик-шөбһәсез яшәргә мөмкин.

Кукмараның үзгәрүенә, яңаруына сөенеп бетәрлек түгел. Кайчандыр ташландык хәлдә булган, чүп-чар белән тулган Нурминкә елгасының яр буйлары ни рәвешле тәртипкә китерелде бит! Болар барысы да - җитәкчелекнең экологиягә йөз белән борылуы нәтиҗәсе. Күпсанлы агач-куаклар утыртылу, чишмәләр төзекләндерелү дә - бик уңай күренеш.Соңгы вакытта авыл җирлекләренең берсендә дә диярлек чүплек калмады. Халык та үзәкләштерелгән чүп җыю системасына ияләнеп бетте диярлек. Алга таба каты көнкүреш калдыкларын да аерым җыюга күнегеп китсәк, тагын да яхшы булачак. "Эко-Сервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдиновка Кукмарада да берничә урында пыяла, пластик савытлар тутыру өчен махсус контейнер мәйданчыклары булдыру ниятен җиткерергә уйлыйбыз. Әлеге ысул чүпнең өчтән бер өлешен чимал буларак куллану мөмкинлеге тудырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев