Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның әти-әниләр комитеты республика конкурсы призеры булды (фото)

Кукмара 4нче мәктәбе 7 "Б" сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты "Дус сыйныф сере" республика конкурсының призеры булды. Җиңү яулаган әти-әниләрне комитет Сертификатлар белән бүләкләде. -Конкурсның район этабы Кукмара 4нче мәктәбендә үтте. Анда күппрофильле лицей, Урта Комар, Ядегәр, Поч.Сутер, Кукмара 3нче һәм 4нче мәктәпләренең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 4нче мәктәп командасы җиңү...

Кукмара 4нче мәктәбе 7 "Б" сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты "Дус сыйныф сере" республика конкурсының призеры булды. Җиңү яулаган әти-әниләрне комитет Сертификатлар белән бүләкләде.

-Конкурсның район этабы Кукмара 4нче мәктәбендә үтте. Анда күппрофильле лицей, Урта Комар, Ядегәр, Поч.Сутер, Кукмара 3нче һәм 4нче мәктәпләренең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 4нче мәктәп командасы җиңү яулады һәм бәйгенең Казанда оештырылган республика этабында үз осталыкларын күрсәтте, - ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Мәхмүдова. - Бәйгедә Кукмара командасы "Сәламәтлегең - үз кулларыңда" дигән проект тәкъдим итте, күргәзмә оештырды. Сыйныф җитәкчесе Руфия Газизова әти-әниләр белән һәрчак тыгыз элемтәдә торып эшли, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга аеруча зур игътибар бирә. Конкурста җиңү яулаган команда балаларны 3-7 майда Казанда үтәчәк суга сикерү буенча Россия Чемпионатына һәм "Аква-Парк"ка алып бару өчен Сертификатларга ия булды. Конкурстан призер булып кайткан әти-әниләр комитеты хәзерге вакытта "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk