Кукмарада ни өчен табигый матурлыкны юк итү бара? (сорау-җавап)
Кайчаннан бирле карап йөрим - Кукмараның кирпеч заводы тирәсендәге агачларны кисә башладылар. Узган ел бу эшне башлаганнар иде инде, алынып бетмәгән ботаклары кыш буе шул урында җыелып ятты. Хәзер эш дәвам итә. Кирпеч күленә таба бик матур агачлык бар, хәзер анысын да кисеп ташларлармы дип күңел борчыла. Агачларны кискәннән соң...
Кайчаннан бирле карап йөрим - Кукмараның кирпеч заводы тирәсендәге агачларны кисә башладылар. Узган ел бу эшне башлаганнар иде инде, алынып бетмәгән ботаклары кыш буе шул урында җыелып ятты. Хәзер эш дәвам итә. Кирпеч күленә таба бик матур агачлык бар, хәзер анысын да кисеп ташларлармы дип күңел борчыла. Агачларны кискәннән соң кирпеч заводының административ бинасы бик ямьсез, ташландык шикелле күренеп тора. Үзәк дәваханә тирәсендәге яр буендагы агачларны да кискәннәр иде, төпләре ямьсез булып калды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин газета аша җавап бирсен иде. Ни өчен табигый матурлыкны юк итү бара?
Мөнир, Кукмара
Әлеге хатка шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллиннан түбәндәге җавап алынды.
-Кирпеч заводы янындагы киселә торган агачлар - америка өрәңгесе. Билгеле, читтән караганда ул бик матур булып күренәдер, әмма аңа карап кына аларны калдырып булмый. Агач төпләре дә алыначак, чөнки аларны калдырсаң, берничә елдан бу урында яңадан куе агачлык барлыкка киләчәк. Хатта, агачлар киселгәннән соң, кирпеч заводының административ бинасы ямьсез булып күренеп тора, диелгән. Алдагы елларда әлеге мәсьәлә дә хәл ителер.
Шәһәрдә башкарыла торган барлык эшләр дә план нигезендә дәвам итә. Аларның күләме бик зур, барысына да берьюлы өлгереп булмый. Шуңа әлеге мәсьәләгә киң күзлектән карарга кирәк. Нурминкә буен да агачлардан чистарткан вакытта күп сораулар туган иде. Матур ял итү урыны барлыкка килде.
Чисталык икеайлыгы вакытында дәвахәнә янындагы яр буенда да агачлар кисеп чистартылды, анда да чытырманлык иде. Агач араларында гомер буе җыелып килгән нинди генә чүп юк иде.
Восточный урамы ягында да карыйсы, тәртипкә китерәсе җирләр күп.
"Раздолье" кибетенең арты, тимер юл буе да бик начар хәлдә. Андагы агачларны кисеп, машина кую урыны ясарга уйлыйбыз.
Шул ук вакытта районда агач утырту эше дә бара. Яшь агач үсентеләре утыртабыз. Зур агачларны алып кайтып утырту өчен махсус җайланма сатып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев