Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Кышкы шәфкатьлелек атналыгы” акциясе узачак

Хөрмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, райондашларыбыз! Социаль яклау бүлеге, авыр тормыш хәлендәге күп балалы, аз тәэмин ителгән, балалы тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 15 февральдән әлеге хәйрия акциянең башлануы турында хәбәр итә. Әлеге акция кысаларында кулланышта булган әйберләр, аяк киемнәре, китаплар, көнкүреш техникасы, йорт җиһазлары, уенчыклар, канцелярия товарлары һәм техник чараларны...

Хөрмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, райондашларыбыз!

Социаль яклау бүлеге, авыр тормыш хәлендәге күп балалы, аз тәэмин ителгән, балалы тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 15 февральдән әлеге хәйрия акциянең башлануы турында хәбәр итә.

Әлеге акция кысаларында кулланышта булган әйберләр, аяк киемнәре, китаплар, көнкүреш техникасы, йорт җиһазлары, уенчыклар, канцелярия товарлары һәм техник чараларны җыю үткәрелә. Бу әйберләр башка гаиләләр өчен файдалы булырга мөмкин. Мөмкинлек булганда мохтаҗларга бушлай транспорт ярдәме һәм матди ярдәм күрсәтү дә хуплана.

Акциядә катнашырга теләүчеләрнең түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итү сорала: Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63 йорт. Телефоны 2-66-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев