Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды

Ярышларда яшүсмерләр генә түгел, районның спорт осталары да катнашты

Кукмара чаңгы трассасында киез итек-киез комбинаты призына чаңгыда узышу буенча Яңа ел ярышлары булды. Әлеге ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, киез итек-киез комбинаты, "Олимп" спорт мәктәбе, "Кукмара" модульле чаңгы базасы коллективлары оештырды.

Узышта яшүсмерләр генә түгел, ә районның спорт осталары да катнашты. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга һәм ялларны файдалы үткәрергә теләүчеләргә Кукмарада модульле чаңгы базасы һәм боз сарае эшли. Бәйрәм көннәрендә һәркем анда барып, тимераякта һәм чаңгыда шуа ала. Шуу өчен кирәкле әйберләрне шунда ук алып торырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев