Кукмарада “Бурычларың турында бел” акциясе старт алды
Тиздән -Яңа ел каникуллары. Күпләр инде аны ничек үткәрү турында план коргандыр: кемдер туганнарына кунакка барыр, кайберәүләр өендә каршылар, кемдер исә чит илгә юл тотар. Соңгы вариант халык арасында бигрәк тә популяр. Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шуны кисәтә: күп кенә кешеләр, түләнмәгән бурычлары булу сәбәпле, Россиядән...
Тиздән -Яңа ел каникуллары. Күпләр инде аны ничек үткәрү турында план коргандыр: кемдер туганнарына кунакка барыр, кайберәүләр өендә каршылар, кемдер исә чит илгә юл тотар. Соңгы вариант халык арасында бигрәк тә популяр.
Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шуны кисәтә: күп кенә кешеләр, түләнмәгән бурычлары булу сәбәпле, Россиядән чыга алмыйлар. Мәсәлән, быел бурычлыларның чит илгә чыгуын чикләү буенча 50 меңнән артык карар чыгарылган. Гамәлдә аларның бер өлеше намуссыз түләмәүчеләр түгел, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендәүзләрнең бурычлары һәм чикләүләр турында белмәүчеләр. Бу уңайдан Идарә декабрь аеның шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр суд приставлары бүлекләрендә гражданнарны өстәмә кабул итү турында игълан итә. Сезгә барлык кирәкле мәгълүматны алырга, шул исәптән чит илгә чыгуны чикләү бармы-юкмы икәнен белергә, иң мөһиме - бурычны түләргә мөмкин булачак. Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз.
Бурыч түләнгәннән соң, чикләүләр 5-7 көндә бетерелә. Үзегезне чикләнгәннәр исемлегеннән юк итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев