Кукмарада 22 апрельдән ау сезоны башланачак
Хәбәрләр

Кукмарада 22 апрельдән ау сезоны башланачак

Аучылар игътибарына! 22 апрельдән кыр казы, кыр үрдәге һәм вальдшнеп дигән кошка ау сезоны башлана, дип хәбәр итте Кукмара урманчылыгының участок мастеры Илфат Ибраһимов. -Ау сезоны 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ауга чыгу өчен иң элек әлеге сезон өчен юллама алырга кирәк була. Юллама 2 мең сум тора. Законсыз рәвештә...

Аучылар игътибарына!

22 апрельдән кыр казы, кыр үрдәге һәм вальдшнеп дигән кошка ау сезоны башлана, дип хәбәр итте Кукмара урманчылыгының участок мастеры Илфат Ибраһимов.

-Ау сезоны 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ауга чыгу өчен иң элек әлеге сезон өчен юллама алырга кирәк була. Юллама 2 мең сум тора. Законсыз рәвештә аучылык белән шөгыльләнүчеләргә закон таләпләре катгый, - ди Илфат Ибраһимов.

фото: http://aisttv.ru


Нет комментариев