Кукмара укучылары “Аҗаган” уеннарында көч сынашты (фотолар)
Кукмара 4нче мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган иде. "Аҗаган"да 20 белем бирү учреждениесеннән һәм район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең хәрби-патриотик юнәлештәге берләшмәләреннән 22 команда катнашты. Укучылар ике яшь категориясендә көч сынашты, төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренче...
Кукмара 4нче мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды. Әлеге чара Бөек Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган иде. "Аҗаган"да 20 белем бирү учреждениесеннән һәм район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең хәрби-патриотик юнәлештәге берләшмәләреннән 22 команда катнашты. Укучылар ике яшь категориясендә көч сынашты, төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәтте.
Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә беренче урынны Кукмара беренче гимназиясе, икенче урынны Чарлы мәктәбе, өченче урынны Зур Сәрдек гимназиясе алды.
Зурлар төркемендә беренчелекне Манзарас яулады, икенче-өченче урыннарны күппрофильле лицей һәм Кукмара 3нче мәктәбе командалары бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев