Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимә” бәйгесе узды (фоторепортаж)

Кукмара мәдрәсәсендә конкурс-бәйгеләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Күптән түгел мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар арасында узган "Мөслимә" конкурсы да шуңа мисал булып тора. Әлеге күркәм кичәне мәдрәсә директоры Ришат Курамшин ачып җибәрде, килгән кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Мәдрәсәдә төрле яшьтәге мөслимәләр укыганлыктан, катнашучылар берничә командага бүленде. Өлкән яшьтәгеләр -"Нурлы...

Кукмара мәдрәсәсендә конкурс-бәйгеләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Күптән түгел мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар арасында узган "Мөслимә" конкурсы да шуңа мисал булып тора.

Әлеге күркәм кичәне мәдрәсә директоры Ришат Курамшин ачып җибәрде, килгән кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Мәдрәсәдә төрле яшьтәге мөслимәләр укыганлыктан, катнашучылар берничә командага бүленде. Өлкән яшьтәгеләр -"Нурлы әбиләр", урта яшьтәгеләр - "Иманлы әниләр", яшь хатын-кызлар - "Кәүсәр", ә яшүсмер кызлар төркеме "Өметле туташлар" исеме астында чыгыш ясады. Катнашучылар Коръән укуда, чигү, токмач кисү, бишек җырларын башкару, килен белән кайнана тормышыннан гыйбрәтле хәл сәхнәләштерүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары - мәдрәсә мөгаллимнәре һәм килгән кунаклар, һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп бәяләп бардылар.

- Бу бәйгене оештыруның максаты күңел ачу гына түгел, ә татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү булып тора - диләр алып баручылар Миләүшә Гатина һәм Илһамия Вәлиевалар.

Кемнәрдер Коръән сүрәләрен, бишек җырларын оста башкарсалар, икенчеләр аш-суда, сәнгатьтә беренче булдылар, өченчеләр матур чигүләре белән шаккатырдылар.

- Безнең төркемдә 15 кеше. Бик тату яшибез, бер-беребезгә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Бәйгегә бик яхшылап әзерләндек. Әлбәттә, башта каушабрак калдык, шулай да үзебезне кулга алып, бөтен конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирештек, - ди 3 курста укучы Тәүхидә ханым Әхмәтҗанова.

Килгән кунакларга да белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек туды: алар арасында мәдрәсәдә укытыла торган фәннәр буенча викторина үткәрелде, үзләре иҗат иткән шигырьләрен башкаручылар, матур итеп мөнәҗәт укучылар да булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Беренче урынга "Остабикә" номинациясендә - "Нурлы әбиләр", "Килен-килендәш" номинациясендә "Иманлы әниләр" лаек булды. "Кәүсәр" һәм "Өметле туташлар" командалары "Иң матур бишек җыры" шулай ук "Токмачбикә" номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Барлык катнашучыларны да иганәчеләр тарафыннан алынган бүләкләр белән сөендерделәр.

Алсу ГАТАУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk