Узган шимбәдә район җитәкчесе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе "Бердәм Россия - 2015" төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашып кайтты. Әлеге чарада "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм киңәшмәне алып барды....
Узган шимбәдә район җитәкчесе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе "Бердәм Россия - 2015" төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашып кайтты. Әлеге чарада "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм киңәшмәне алып барды. Сүз агымдагы елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар хакында барды.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев