Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара 3нче мәктәбендә “Татар егете” бәйгесе узды (фото)

Мәктәбебездә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгы төрле чараларга бай булды. Атна дәвамында татар теле укытучылары тарафыннан укучылар белән берлектә берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле конкурслар, бәйгеләр үткәрелде. Шуларның берсе - "Татар егете" бәйгесе. Аны үткәрү мәктәбебездә традициягә әверелеп бара. Бәйгедә 5, 6, 7нче сыйныф егетләре көч сынашты. Алар үзләренең уңган,...

Мәктәбебездә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгы төрле чараларга бай булды. Атна дәвамында татар теле укытучылары тарафыннан укучылар белән берлектә берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле конкурслар, бәйгеләр үткәрелде. Шуларның берсе - "Татар егете" бәйгесе. Аны үткәрү мәктәбебездә традициягә әверелеп бара. Бәйгедә 5, 6, 7нче сыйныф егетләре көч сынашты. Алар үзләренең уңган, булган, оста, тапкыр егет икәнлекләрен "Сәнгатьтәге осталыгым", "Әйдәгез, танышыйк", "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз", "Нәфис сүз" конкурсларында сынадылар. Нәтиҗәдә, 5нче а сыйныф укучысы Галимуллин Алмаз "Җитез егет", 5б дан Гатауллин Нияз -"Зыялы егет", 6а дан Оразсахатов Дәниф - "Милли җанлы егет", 6б дан - Гайфетдинов Рүзәл - " Оста егет", 7а дан Аксанов Шамил - "Уңган егет", 7б дан - Баймаков Руслан "Тапкыр егет" номинациясенә ия булдылар. Әлеге егетләрнең берсен дә аерып карау мөмкин булмады. Алар һәркайсы "Татар егете" исеменә лаек.

Тамашачы булу бәхетенә ирешкән һәркем әлеге бәйгедән милли азык алмыйча китмәгәндер, дип ышанасы килә. Егетләребезнең милли киемнәре, саф татар телендә аһәңле итеп сөйләүләре, татарча оста итеп биюләре һәм җырлаулары беркемне дә битараф калдырмады. Һәр сыйныфның кызлары да бу чарадан читтә калмады, үзләренең музыкаль номерлары белән барысын да таң калдырды. Мәктәбебездә мондый милли чараларның үтүе - рухи байлыкларыбызның саекмавына китерә, милли үзаң тәрбияләү, аларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтләрен үстерү, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия бирү булып тора.

Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9а сыйныфы укучысы,"Иҗадилыкка юл" түгәрәге әгъзасы Галиуллина Зәлия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев