Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кишерне күп ашау организмда шешләр үсүенә китерә дигән сүз дөресме? (сорау-җавап)

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Аглиева җавап бирә. Гүзәл Сәгыйтова: Теләсә нинди ризыкны, препаратларны, шул исәптән кишерне дә чамасын белеп кулланырга кирәк. Организмга витамин җитмәгәндә, гиповитаминоз дигән төшенчә бар. А витамины...

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Аглиева җавап бирә.


Гүзәл Сәгыйтова:


Теләсә нинди ризыкны, препаратларны, шул исәптән кишерне дә чамасын белеп кулланырга кирәк. Организмга витамин җитмәгәндә, гиповитаминоз дигән төшенчә бар. А витамины кирәгеннән артык булса, гипервитаминоз була, ул да файдага түгел. Туклану балансланган булырга тиеш. Кишер шеш үсүгә китерә дигән сүзне беренче ишетүем, шулай да бары тик кишер диетасында гына да утырырга ярамый.


Ләйсәния Аглиева:


Кишер ашау эчтә шеш үстерә алмый. Киресенчә, ул эчәк яраларын (язва) төзәтергә ярдәм итә. Дөрес, каты кишер ашасаң, зыяны тияргә мөмкин, әгәр угычтан чыгарып ашасаң, ул эчәк җәрәхәтләре төзәлүгә уңай тәэсир итә.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА, "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk