Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә кызның борыныннан булавка чыккан

5 яшьлек Хлоэ исемле кызны ярты ел буе борыны тыгылу борчыган. Әти-әнисе төрле белгечләргә күрсәтеп караганнар. Табиблар аңа синусит дигән диагноз куеп, антибиотиклар белән дәвалау билгеләгәннәр. Әмма ул препаратлар булышмаган, кызның борынынан начар исле яшькелт сыеклык агуын дәвам иткән. Әти-әнисе аны теш табибларына да күрсәтеп караган, теш белән проблемалар булып,...

5 яшьлек Хлоэ исемле кызны ярты ел буе борыны тыгылу борчыган. Әти-әнисе төрле белгечләргә күрсәтеп караганнар. Табиблар аңа синусит дигән диагноз куеп, антибиотиклар белән дәвалау билгеләгәннәр. Әмма ул препаратлар булышмаган, кызның борынынан начар исле яшькелт сыеклык агуын дәвам иткән. Әти-әнисе аны теш табибларына да күрсәтеп караган, теш белән проблемалар булып, шуның тәэсире түгелме икән, дип уйлаганнар.

Инде дәваханәгә йөрүләр бернинди файда бирмәгәч, туган тиешле бер абыйлары кызга берничә тапкыр ныклап сеңгерергә кушкан. Борын эченнән инде каралып чери башлаган булавка килеп чыккан! Кыз уйнаганда шул булавканы борынына тыккан булган икән. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә икән, борыны борчымый, ди.

Чыганакта әлеге хәлнең кайсы илдә булганы әйтелмәгән.

Чыганак: https://health.mail.ru/news/prichinoy_nasmorka_dlivshegosya_polgoda_stala/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев