Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә фатирда нәрсә булырга тиеш түгел?

Кара төсләрдән торган обой, штукатурка: кара төс болай да кечкенә бүлмәне тагын да караңгылата. Эре бизәкле обойлар, фотообойлар кулланган очракта, бу бер як стенаны гына бизәргә тиеш. Кыскасы, бүлмәдәге төсләр өчтән артмасын. Караңгы тоннардан торган, артык зур булган җиһаз. Ияләнгән гадәт буенча, җиһазны "кер күтәрә торган" төсләрдән сайласагыз, стена белән...

Кара төсләрдән торган обой, штукатурка: кара төс болай да кечкенә бүлмәне тагын да караңгылата. Эре бизәкле обойлар, фотообойлар кулланган очракта, бу бер як стенаны гына бизәргә тиеш. Кыскасы, бүлмәдәге төсләр өчтән артмасын.

Караңгы тоннардан торган, артык зур булган җиһаз. Ияләнгән гадәт буенча, җиһазны "кер күтәрә торган" төсләрдән сайласагыз, стена белән идән, һичшиксез, ачык төстә булсын.

Көнчыгыш орнаменты булган келәм, палас - идән өчен дә, стена өчен дә яраксыз әйбер. Бүлмәне "зурайтасыгыз" килсә, бертөсле яки бер генә бизәкле паласлар кулай булыр. Шулай ук мендәр, карават япмаларының чуар булуы да кечкенә өйдә зәвыксыз күренәчәк.

Уртача биеклектә булган шкафлар күчереп йөртү өчен кулай, тик бу очракта идәннән түшәмгә кадәр булган киштәле шкафлар, шкаф-купеларны сайларга кирәк.

"Авыр", калын, караңгы төсләрдәге тәрәзә пәрдәләре урынына, киресенчә, юка, яктыларын алыгыз. Барыбыз да ярата торган "балдахин"нар фатирның бер өлешен бөтенләй "кисәләр".

Зур, затлы люстралар биек түшәмле, киң йортлар өчен матур була. Гомумән, люстра түшәмнең уртасында гына булмаска тиеш, ягъни тарттырылган түшәм булганда өстәмә ут чыганаклары куелса, фатир тагын да яктырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев