Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанның "Галәм гыйбадәтханәсе" ут төртү сәбәпле янган – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгыннан соң янучан сыеклык матдә ярдәмендә ут төрткән берничә урын ачыкланган. (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Беренчел фаразлар буенча Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр янгынга сәбәпче...

Барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгыннан соң янучан сыеклык матдә ярдәмендә ут төрткән берничә урын ачыкланган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Беренчел фаразлар буенча Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндәге янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр янгынга сәбәпче булган берничә урынны ачыклаган, янучан сыек матдә эзләре дә бар, диелә.

Искәртеп үтик, барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгын турында янгынны күрүчеләрдән хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә 04.35 сәгатьтә алынган. Янгын сүндерүчеләр түбә һәм чарлак януын күргән. Икенче каттта янгын сүндерелгәндә коткаручылар ир-ат гәүдәсенә юлыккан. Ул элеккеге прораб Мансур Зиннәтов булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев