Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан мэры Илсур Метшин башын пеләшкә алдырырга ышандыра - тик бер шарт белән

Казан мэры һәм "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин "Рубин" футбол командасы Европа лигасына эләгә калса, башын пеләшкә алдырырга ышандыра. Бу хакта ул "Известия"га биргән интервью вакытында сөйләгән. Казан футбол командасы киләсе сезонда Европа лигасына эләгә калса, УЕФАның финанс fair play күрсәткеченә туры килә алачак, дип ышандыра Илсур Метшин. "Рубин"ның...

Казан мэры һәм "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин "Рубин" футбол командасы Европа лигасына эләгә калса, башын пеләшкә алдырырга ышандыра. Бу хакта ул "Известия"га биргән интервью вакытында сөйләгән.

Казан футбол командасы киләсе сезонда Европа лигасына эләгә калса, УЕФАның финанс fair play күрсәткеченә туры килә алачак, дип ышандыра Илсур Метшин.

"Рубин"ның Европа кубогына эләгүе минем өчен зур бәхет булыр иде. Бу хәл була калса, башымны пеләшкә алдырачакмын, -дип белдерде ул. -Ә финанс "fair play"га килгәндә, бу күрсәткечкә туры килү өстендә эшлибез һәм аны үтүгә өмет баглыйбыз".

Узган атнада Казанның "Рубин" командасы Россия кубогы ярышларыннан төшеп калды. Аннан соң чемпионатның Томскидагы 22 нче турында җирле команда белән 2:2 исәбе белән уйнады. Шунысы кызык, финанслау белән кыенлык кичергән "Томь" командасының ярты составы яшьләрдән тора иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk