Хәбәрләр

Капиталь ремонт ясалган Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш мәктәпләрендә - Белем бәйрәме (+Фото)

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасы кысаларында быел районыбызның өч белем йорты - Кукмара беренче гимназиясе, Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләре үзләренең икенче "яшьлек"ләрен кичерде. Бүген район җитәкчесе Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш мәктәпләрендә узган Белем бәйрәмендә катнашты. Капиталь ремонт программасына түбә, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, канализация, җылылык челтәре, санузелны яңарту,...

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасы кысаларында быел районыбызның өч белем йорты - Кукмара беренче гимназиясе, Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләре үзләренең икенче "яшьлек"ләрен кичерде.

Бүген район җитәкчесе Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш мәктәпләрендә узган Белем бәйрәмендә катнашты. Капиталь ремонт программасына түбә, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, канализация, җылылык челтәре, санузелны яңарту, фасад эшләре кергән. Төзелеш эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком" оешмасы хезмәткәрләре башкарган.

Кәркәүч мәктәбендә 58 бала белем һәм тәрбия ала . 1 сыйныфка быел өч укучы керә. Түбән Өскебашта исә 76 укучы укый. Быел мәктәп бусагасын биш бала атлап керә.

-Сөенечебезнең чиге юк. Мәктәбебез аеруча матур хәзер. Исән-сау эшләргә язсын, - диләр укытучылар.


Нет комментариев