Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исерек әби ике айлык оныгын чүп чиләгенә ыргыткан

Казанда оныгын үтермәкче булган әби кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте. 51 яшьлек Рузалия Гайнуллина суд тарафыннан гаепле дип табылды. Ул Россия Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктларына туры килгән җинаять кылган....

Казанда оныгын үтермәкче булган әби кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте.

51 яшьлек Рузалия Гайнуллина суд тарафыннан гаепле дип табылды. Ул Россия Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктларына туры килгән җинаять кылган.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2015 елның 23 апрелендә көндезге сәгатьләрдә Рузалия Гайнуллина 2 айлык оныгының туктаусыз елавына карата ачу белдерә башлаган. Исерек хәлдәге әби кеше кыз баланы идәнгә бәрә, балконга алып чыгып, чиләккә ыргыта. Явыз әбинең гамәлләренә туганнары чик куеп кала, балага тиз арада медицина ярдәме күрсәтелә. Шулай да нарасыйның башы нык имгәнә, сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Хөкем алдына баскан әби кеше үз гаебен танымаган. Суд аны 9 елга гомуми режимлы төзәтү колониясенә озату турында хөкем карары чыгарды.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев