Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләре госпитализацияләнгән (фото)

Һәлакәт Каратун - Куланга трассасының 31нче километрында булган.

Апас районында "Жигули" һәм "Хендэ" машиналары бәрелешкән, йөртүчеләре госпитализацияләнгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Каратун - Куланга трассасының 31нче километрында һәлакәт булуы турында хәбәр килеп ирешкән. Сатламыш авылы тирәсендә "ВАЗ 2107" һәм "Хендэ Солярис" бәрелешкән.

106 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндереп, машиналарны читкә алып, кешеләрен чыгарган, беренче ярдәм күрсәткән һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, "Жигули"ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм "Хендэ" машинасын йөртүче 27 яшьлек хатын-кыз госпитализацияләнгән. "ВАЗ 2107"нең 57 яшьлек пассажир хатын-кызы зыян күрмәгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев