Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә

Һава торышының көйсезләнүе иртәгә көн уртасыннан кичкә кадәр вакыт аралыгында күзәтелергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 30 июльдә республикада, шул исәптән Казанда да яшен, көчле җил көтелә, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, диелә. Һава торышының көйсезләнүе иртәгә көн уртасыннан кичкә кадәр вакыт аралыгында - көндезге сәгать 1дән кичке 9га кадәр күзәтелергә мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев