Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фоторепортаж: Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Иҗат академиясендә район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы бәйрәме узды. Бәйрәмнең кунаклары - уку алдынгылары, спортта һәм иҗатта югары нәтиҗәләр күрсәткән, район, республика, бөтенрусия бәйгеләрендә, олимпиадаларында җиңү яулаган, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән, тәрбиягә алынган балалар - барлыгы 100дән артык укучы иде.

Район башлыгы Сергей Димитриев аларга уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул бирегә буш кул белән килмәгән иде: балалар сәнгать мәктәбенә 22 урынга исәпләнгән автобус ачкычын бүләк итте.

Укучыларга балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр көче белән әзерләнгән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Аннары аларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чакырдылар. Бәйрәм азагында һәр катнашучы Кыш бабайдан татлы бүләк алды.

Эльвира МӨБАРӘКШИНА, автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев