Эльвира МӨБАРӘКШИНА, фото автора
Кукмара районы
18+Дәресләргә 21 пенсионер йөрде
Пенсия фондының район бүлеге Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге белән бергә өченче яшь университеты кысаларында өлкән яшьтәгеләрне укытулар үткәрәләр.
Иҗат йорты бинасында компьютер белеме нигезләре буенча курслар үткән актив пенсионерларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Дәресләргә 21 пенсионер йөрде. Әлеге курсларда аларга интернетта эшләргә өйрәттеләр, төп сервислар һәм файдалы сайтлар белән таныштырдылар. Хәзер алар онлайн хезмәтләр өчен түли, электрон сервислар аша дәүләт хезмәтләреннән файдалана, якыннары һәм дуслары белән аралаша алачаклар. Курсларны уңышлы тәмамлаулары белән пенсионерларны район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин тәбрикләде.
Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге җитәкчесе Артур Зәкиев әлеге оешманың эшчәнлеге һәм уңышлары белән таныштырды.
Компьютерда эшләү күнекмәләре һәм белемнәре биргән өчен пенсионерлар әлеге укуларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев