Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)

Кибетчене хуҗасы кисәтә: -Игътибарың юк! Әнә берәү биш урынына алты тартма алып чыгып китте... -Борчылмагыз, акчасын җидегә түләде ул. *** Китапханәдә берәү тавыш чыгара: -Миллион сумны ничек эшләргә дигән китабыгызны алып торган идем, битләренең яртысы ертып алынган! -Сез бигрәк инде, 500 мең сум да аз түгел ич! *** АКШ белән...

Кибетчене хуҗасы кисәтә:
-Игътибарың юк! Әнә берәү биш урынына алты тартма алып чыгып китте...
-Борчылмагыз, акчасын җидегә түләде ул.
***
Китапханәдә берәү тавыш чыгара:
-Миллион сумны ничек эшләргә дигән китабыгызны алып торган идем, битләренең яртысы ертып алынган!
-Сез бигрәк инде, 500 мең сум да аз түгел ич!
***
АКШ белән Россия арасы 11 сентябрьдән соң, Япония белән җир тетрәүдән соң яхшырды. ФСБ хәзер: "Латвия белән араны ничек төзәтергә микән", - дип баш вата.
***
Россия эчке эшләр министрлыгы заказы буенча төшерелгән коррупциягә каршы көрәш турында документаль фильм комедия жанрына күчерелгәннән соң беренче урын алды.
***
Дума депутаты истәлегенә әзер нотык:
-Мәрхүм турында я яхшы сүз генә сөйлиләр, яки берни дәшмиләр, дип әйтәләр. Әйдәгез, җәмәгать, бер минут тын торыйк!
***
Ашханәдә:
-Кизү кем?
-Мин, полковник әфәнде!
-Ни өчен солдатлар ашына лавр яфрагы салынмаган?
-Алар аны барыбер ашамыйлар.
***
Официант клиент янына поднос күтәреп килә:
-Кофе, чәй?
-Кофе.
-Белә алмадыгыз - чәй...
***
-Әни бәгърем, чисталык, тәртип ошый дип хәрби-диңгез флотын сайлаган идем. Бер атна элек кенә боларны кем тәэмин иткәнен аңладым...

Көчле томанда бер хатын-кыз руль артында алдагы машинаның утларына карап кына чамалап бара. Юлдан әйбәт кенә баргач шактый алдагы машина кинәт туктап кала һәм хатын-кыз машинасы аның артына килеп төртелә.
-Сез нишләп алай кинәт туктадыгыз? -дип чәчрәп чыга хатын.
-Гафу итегез, ханым. Мин үз гаражыма кергән идем.
***
Күршеләрегез иртәнге өчкә кадәр музыка уйнатып теңкәгезгә тисәләр, иртәнге дүрттә аларга чылтыратып сезгә бик ошаганлыгын сөйләп бирегез.
***
Реклама агенты фатирга ыргылып керә дә түгәргә әзерләнгән чүпне залдагы келәмгә бушатып:
-Ханым, әгәр бу тузан суырткыч чүпнең бер бөртеген калдыра икән - мин шул калганны кабып йотачакмын! -Хатынның кухняга юнәлгәнен күреп өсти - Сез кая киттегез әле?
-Кашык алып киләм, бездә икенче көн инде ут юк.
***
Хатын иренә:
-Кадерлем, чүпне генә түгеп кер әле!
-Яңа гына утырган идем.
Хатыны үкенү хисе белән:
-Ни эшләгән идең соң?
-Ятып торган идем...
***
Ире командировкада вакытта хатыны янына сөяркәсе килә. Хатын, иренә сөйләмәсен дип, попугай читлеген җәймә белән төреп куя.
Яталар. Бераздан ир торып китә.
-Туйдырды. Һаман да бер нәрсә. Әйдә мин шкаф өстенә менәм, аннан люстрага сикереп атынам, аннан караватка...
-Әйдә.
Попугай.
-Телемне киссәгез кисегез, әмма мин моны күрергә тиеш.

***
Самолет салоныннан кызу адымнар белән парашют күтәргән очучы бара. Бер пассажир кызыксынып:
-Нәрсә булды? - дип сорый.
-Борылмагыз, берни юк, эштә күңелсезлекләр була инде ул.

***
Озак вакытка фатир биреп торам. Төгәл вакыты суд карары чыккач билгеле булачак.

***
-Ничек син һәрвакыт елмаеп-көлеп йөрисең?
-Ә нәрсәгә борчылырга? Бүген менә бөтенесе дә начар. Ә иртәгә әле ул тагын да начаррак булачак. Бүгенге көнем иртәгегедән начар булмаганда рәхәтләнеп сөенеп йөрим.
***
Кеше үз тормышында игътибарлы булмаган өчен гел күңелсезлекләргә тарый. Без бәдрәфтә кәгазь беткәнен дә бәдрәфкә кергәндә түгел, чыгар вакыт җиткәч кенә күрәбез.

***
-Гата, җитте сиңа мәчене азапларга, скрипкада уйна әнә!
-Ә мин скрипкада уйныйм да.
-Алайса, скрипканы азаплавыңны ташла да, ашарга кил!

***
-Мин һәр кичне кешене җиде-сигез төрле үтерү ысулын өйрәнәм. Юк, мин маньяк түгел, мин - телевизор караучы.

***
Ялган дипломнар ясаучы аферистлар группасын тотканнан соң:
-Аларны дәлилләр җитенкерәмәгәнгә җибәрергә туры килде, -дип аңлатты полиция сержанты, икътисад, филология фәннәре һәм медицина докторы Иванов.

***
Хатын-кыз аптекада цианистый калий сорый:
-Нәрсәгә ул сезгә шундый көчле агу?
-Ирем миңа хыянәт итә.
-Гафу итегез, мин сезгә агуны болай гына бирә алмыйм. Ирегез ни генә эшләсә дә, сез җинаять эшләргә тиеш түгел!
Хатын-кыз сумкасыннан аптекарьгә иренең сөяркәсе фотосурәтен суза, ә рәсемдә аптекарьнең хатыны!
Аптекарь агуны төреп:
-Гафу итегез, мин бит сезнең рецептыгыз барын белмәдем.
***
Сәламәтлегең ничек кенә булмасын, барыбер гомереңнең ахырына кадәр җитәчәк.

фото: http://otdikh-rossiyan.ru/chem-polezen-kefir.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X