Ел ахырына долларның бәясе 68 сумга кадәр үсәргә мөмкин
Министрлыкның фаразы буенча, нефтькә бәя дә баррель өчен 40 доллар тирәсе булачак. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Рубль курсы хәзерге вакытта "ныгу" тенденциясен күрсәтә. Тик озакламый ул кими башлаячак һәм ел ахырына долларга карата 68 сум булырга мөмкин. РФ икътисади үсеш министрлыгының бу фаразын әлеге идарә башлыгы Максим Орешкин сүзләренә сылтама...
Министрлыкның фаразы буенча, нефтькә бәя дә баррель өчен 40 доллар тирәсе булачак.
(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Рубль курсы хәзерге вакытта "ныгу" тенденциясен күрсәтә. Тик озакламый ул кими башлаячак һәм ел ахырына долларга карата 68 сум булырга мөмкин. РФ икътисади үсеш министрлыгының бу фаразын әлеге идарә башлыгы Максим Орешкин сүзләренә сылтама ясап, "Интерфакс" хәбәр итә.
Әлеге фаразга нигезләнеп әйткәндә, ел ахырына нефтькә бәяләр баррель өчен 40 долларга кадәр җитәчәк. Әгәр кара алтынга бәяләр хәзерге кебек сакланса, валюта курсы доллар өчен 63 - 64 сумны тәшкил итәчәк.
Орешкин шулай ук Үзәк Банкның төп ставканы тагын да күбрәк киметү мөмкинлеген кире какмады, чөнки ел нәтиҗәләре буенча инфляция, максатчан (4 процент) күрсәткечкә караганда, шактый түбәнрәк була алыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев