Хәбәрләр

Дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы үлгән

Фаҗига 9 сентябрьдә, Алексеевск бистәсендәге мәктәптә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 2001 елгы малайның дәрестәге үлеме уңаеннан тикшерү алды эше башланган. Беренчел фаразлар буенча, рус теле дәресе вакытында 9 нчы сыйныфта укучы үсмер аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат булган. Моңа кадәр аның ниндидер авырудан...

Фаҗига 9 сентябрьдә, Алексеевск бистәсендәге мәктәптә булган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 2001 елгы малайның дәрестәге үлеме уңаеннан тикшерү алды эше башланган.

Беренчел фаразлар буенча, рус теле дәресе вакытында 9 нчы сыйныфта укучы үсмер аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче вафат булган. Моңа кадәр аның ниндидер авырудан зарланганы булмаган.

Тикшерү нәтиҗәсеннән чыгып процессуаль карар кабул ителәчәк.

Хәсрәт килгән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз...

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев