Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Давыл түбәләрне алып аткан: бик күп бинага зыян килгән (ФОТО)

Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк хастаханә поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлаган. Башка 8 социаль объектка да зур зыян килгән. -Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне...

Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк хастаханә поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлаган. Башка 8 социаль объектка да зур зыян килгән.

-Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне ябу өчен подрядчылар белән эш йөртә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнар Минһаҗев. -Өермәдән соң социаль объектларда калган чүп-чар җыеп алына. Бүген түбәләрне тизрәк ябу өчен профнастил кайтару хакында кайгыртабыз.

Өермә вакытында кешеләр зыян күрмәгән. Газ, электр, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, үзәк больницада эш тукталмаган.

Поликлиникада 850 квадрат метр мәйданда түбә калае яраксызга килгән, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk