Давыл булачагы кисәтелә
Хәбәрләр

Давыл булачагы кисәтелә

Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә. (Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл булачагы турында кисәтү җиткерде. Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле яңгырлар көтелә. 5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15 - 20 метрга...

Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл булачагы турында кисәтү җиткерде.

Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле яңгырлар көтелә. 5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15 - 20 метрга кадәр, урыны белән бик көчле - секундына 21 - 26 метрга кадәр булуы фаразлана. Казанда иртән һәм көндез секундына 22 метрга кадәр кадәр булачак, дип җиткерә синоптиклар.

Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев