Бәхет – бакча, тәүфыйк – киртә
Кукмара мәдрәсәсе каршында бик яхшы көндезге лагерь оештырылуы турында моңарчы ишетеп белсәм дә, оныгымны быел беренче мәртәбә яздырган идем.
Бу лагерьның шундый нәтиҗәле эшчәнлегенә үзем дә шаккаттым, чөнки оныгым барасы килеп барды, шат күңел белән кайтты, ятларга, өйрәнергә бирелгән догаларны, гарәп хәрефләрен бик теләп өйрәнде. Җәйге каникул чорында мәдрәсә мөгаллимнәре бу эшне ничек шулай оештыра алгандыр - мин моңа аптырыйм да, сокланам да. Белем алу төрле кызыклы чаралар, спорт уеннары белән аралышып торды, моннан тыш балаларны ике тапкыр бик тәмле ашаттылар да әле.
Лагерьны тәмамлау чарасында да күңелем тулып уйлап утырдым: ничек бәхетле бит бу балалар! Шундый матур, чиста-пөхтә урында ял итеп, нурлы йөзле, чиста күңелле мөгаллимнәрдән дини белем алу мөмкинлеге зур бәхет түгелмени? Шушы мөмкинлек бирелүгә без иң беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Әлбәттә, балаларыбызга шундый күңелле дә, файдалы да ял оештырганнары, ихлас хезмәтләре өчен мәдрәсә мөгаллимнәренә дә чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Ни дисәң дә, йөзгә якын бала белән шулай эш итү өчен гыйлем генә түгел, хикмәт белән сабырлык та бик кирәктер.
Мәдрәсә каршында оештырылган лагерьга йөргән балаларга шуны телисем килә: алган белемнәрегезне онытмыйча, тормышыгызда файдаланыгыз. Ислам дине яхшылыкка, чисталыкка, тәүфыйк-әдәплелеккә өйрәтә. Әгәр дә сез дин юлында булсагыз, гомер буе бәхетле булырсыз. "Бәхет - бакча, тәүфыйк - киртә", дигән бер ислам галиме. Ягъни бакчаны киртә саклаган кебек, тәүфыйклы-әдәпле булу кешенең бәхетен саклый. Шуны аңлаган ата-аналар һәм балалар - зур хәзинә ияләре. Алдагы тормышыбызда ил-көннәребез тыныч булсын, динебез кушканча яшәргә насыйп әйләсен, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән аермасын.
Галия апагыз МӨХӘММӘТОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев