Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бензин бәясе арта

Татарстанда февраль аенда бензинга бәяләр арткан иде. Аларга ияләшергә дә өлгермәдек, март азагында тагын бер "күчтәнәч". 92нче бензинның литры 35 сум 36 сумга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә "Реальное время". Дөрес, күпкә артмаган - уртача 50 тиенгә генә. Шулай да бу яңалык машина йөртүчеләрдә канәгатьсезлек уяткан. Ягулык салу станцияләре җитәкчеләре...

Татарстанда февраль аенда бензинга бәяләр арткан иде. Аларга ияләшергә дә өлгермәдек, март азагында тагын бер "күчтәнәч".

92нче бензинның литры 35 сум 36 сумга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә "Реальное время". Дөрес, күпкә артмаган - уртача 50 тиенгә генә. Шулай да бу яңалык машина йөртүчеләрдә канәгатьсезлек уяткан.

Ягулык салу станцияләре җитәкчеләре исә киресенчә, керемнәр кимеде дип зарлана. Алар бензин бәясен арттыруны сорап һәм заправкаларда спиртлы эчемлекләр сатуны рөхсәт итүне сорап рәсми хатлар да юллаганнар. Республикада бензинга бәяләрне Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе контрольдә тотарга тырыша. Шулай да бензинга бәяләр тиздән тагын артырга мөмкин дип фаразлый, белгечләр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев