Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Банкет өчен түләргә теләмәгән кияү туйдан качкан

Полиция туй табыны өчен түләргә теләмәгән мәскәүлене тоткарлаган. Мәскәү полициясе туй банкете өчен түләүдән баш тарткан 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул рестораннан хатыны, туганнары һәм кунаклары белән качкан. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә. Сокольникида бер ресторан администраторы полициягә гариза...

Полиция туй табыны өчен түләргә теләмәгән мәскәүлене тоткарлаган.

Мәскәү полициясе туй банкете өчен түләүдән баш тарткан 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул рестораннан хатыны, туганнары һәм кунаклары белән качкан. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә.

Сокольникида бер ресторан администраторы полициягә гариза язган, дип белдергәннәр хокук саклау органында. Аның сүзләренчә, туй банкетына 100 мең сумнан артык заказ ясаган кияү бары тик 20 мең сум акча гына түләгән, соңыннан калган сумманы түләүдән баш тарткан. Банкеттан соң ир хатыны һәм кунаклары белән рестораннан киткән.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелә торган затның шәхесен ачыклаган, аны тоткарлаганнар һәм эчке эшләр органнарының территориаль бүлегенә китергәннәр. "Ялган юл белән милеккә зыян китерү яки ышанычтан начар ният белән файдалану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев