30 августтагы бәйрәм салюты быел үзенчәлекле булачак
30 августтагы бәйрәм салютын Кремль яр буеннан һәм "Казан" гаилә үзәгеннән күзәтү уңайлы булачак. Быел салютны Казансу елгасы акваториясеннән бирергә җыеналар. зо августта бәйрәм чаралары Казанның барлык районнарында да үткәрелә. Үзәк мәйдан үзенең эшен 10:00дә башлый. Анда Казан гарнизоны оркестры катнашындагы хәрби-патриотик чара уздырыла. Бәйрәмгә Австралия, Тува Республикасы ансамбльләре дә...
30 августтагы бәйрәм салютын Кремль яр буеннан һәм "Казан" гаилә үзәгеннән күзәтү уңайлы булачак.
Быел салютны Казансу елгасы акваториясеннән бирергә җыеналар.
зо августта бәйрәм чаралары Казанның барлык районнарында да үткәрелә.
Үзәк мәйдан үзенең эшен 10:00дә башлый. Анда Казан гарнизоны оркестры катнашындагы хәрби-патриотик чара уздырыла. Бәйрәмгә Австралия, Тува Республикасы ансамбльләре дә чакырулы. Аларның чыгышын 5 сәгатькә сузылачак "Мәдәният мозаикасы" фольклор фестивалендә күреп булачак.
Ә бәйрәм көнен төгәлләүче салютны 22:00дә күзәтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев