2 декабрьдә чыгарылыш укучылары БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы язачаклар
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт...
2015 елның 2 декабрендә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан язып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев