Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 19 яшьлек электрчы-стажер кичә көндез Бөгелмәнең электр насослары заводындагы цехта үлгән. Беренчел фаразлар буенча, бәхетсезлек очрагы эшче электр яктылык лампалары алыштырган вакытта килеп чыккан. Ул урында ук вафат булган.
Тикшерү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Нет комментариев