«Иделем акчарлагы»: «Кукмара авазы» радиосының алып баручысы Алсу Гаязетдинова — жиңүчеләр исемлегендә
Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Казан шәһәрендә 25нче тапкыр «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе үткәрелде. Юбилей елында бәйгегә поэзия, проза һәм драматургия номинацияләренә 78 катнашучыдан 342 әдәби әсәр кабул ителгән. Катнашучылар — Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Кемерово, Самара, Төмән, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Пермь һәм Приморье крайларыннан.
5-7 декабрь көннәрендә бәйгенең өченче этабы — иҗади мәктәп узды. «Идел» яшьләр үзәгендә жюри тарафыннан эшләре уңай бәяләнгән 30 каләм иясе өчен иҗади очрашулар һәм остаханәләр оештырылды.
7 декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм бәйгенең жюри әгъзалары — Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Гөлүсә Закирова, Әлфәт Закирҗанов, Галимҗан Гыйльмановлар катнашты.

Бәйгедә хезмәттәшебез, «Кукмара авазы» радиосының алып баручысы Алсу Гаязетдинова «Поэзия» номинациясендә I урынга лаек булды.
Фото: Алсу Гаязетдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев