Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Роспотребнадзор таләпләре үтәлүен катгый контрольгә алырга кушты

Сүз шәхси саклану чараларын мәҗбүри кию турында бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коронавиурска каршы көрәш буенча барлык таләпләрен үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Сүз шәхси саклану чараларын мәҗбүри кию турында бара, бигрәк тә җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә нокталарында битлек кияргә кирәк. Президент бу хакта төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә әйтте, анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада предприятиеләрне һәм оешмаларны контрольдә тотуның көчәюен белдерде. Ике атна эчендә 1268 объект (соңгы атнада якынча 800) тикшерелгән. «Хокук бозулар ачыкланган объектлар өлеше борчуга сала. Аларга карата административ эшләр кузгатылган», — диде Патяшина.

Җәмәгать транспортында 37 маршрутның 18ендә кондукторларның битлек режимын сакламаган. Ике атнада тикшерелгән 184 азык-төлек кибетенең 15ендә хокук бозу очраклары ачыкланган.

Шул ук вакытта тикшерелгән 168 җәмәгать туклануының оешмасының 15ендә битлек-перчаткалы режим гына түгел, термометрия дә үткәрелми, дип өстәде докладчы.

Тикшерелгән 119 мәктәпнең 17сендә кисәтүләр бар. Алар Әгерҗе, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында.

56 югары уку йорты тикшерелде, шул исәптән филиаллар һәм тулай тораклар. Аларның дүртесендә генә коронавируска каршы көрәш алып барылмаган. Сентябрь аенда җиде студент Covid-19 белән авырган, диде Патяшина.

фото: tatarstan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев