Әсән-Елгада спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды (фото)
Бүген Әсән-Елга авылында сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында, "Нараткай" лагерендә дә төзелде. "Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта футбол һәм мини-футбол уйнау, сәламәтлегеңне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр...
Бүген Әсән-Елга авылында сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында, "Нараткай" лагерендә дә төзелде.
"Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта футбол һәм мини-футбол уйнау, сәламәтлегеңне ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар чыгыш ясады.
Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев