Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле хәлне киеренке дип атады

Барлык санитар таләпләр төгәл үтәлгән очракта гына коронавирус инфекциясенең яңа очракларын туктатып булачак, дип билгеләп узды республика Президенты.

Республикада коронавируска бәйле вазгыять киеренке булса да, сәламәтлек саклау системасы үз бурычын үти. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә билгеләп узды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Әйе, вазгыять киеренке, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы үзенә йөкләнгән бурычны үти. Хастаханәләрдә урыннар җитәрлек, дарулар бар», - диде ул.

Президент сүзләренчә, республикада коронавирус инфекциясенең яңа очраклары арта. Үсеш бер атнада уртача 0,5-0,6 процент тәшкил итә. Барлык санитар таләпләр төгәл үтәлгән очракта гына моны туктатып булачак.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны коронавирус инфекциясенә каршы чаралар үтәлешен, шулай ук коллективларда грипп һәм ОРВИны профилактикалауны тәэмин итәргә чакырды. Моннан тыш, ул идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан гомумйорт объектларының санитар торышын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
 
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тоталь чикләүләр кертү күздә тотылмавын, моның өчен нигезле сәбәпләр булмавын әйтте.

фото: tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев