Кукмарадан Зөмәрә Җиһаншина Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашачак
Зөмәрә ханым Казанда 2-6 августта үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена районыбыздан делегат итеп сайланды. Нинди уй-ниятләр белән барырга җыена, корылтай эшеннән нинди нәтиҗәләр көтә - әнә шундый һәм башка сораулар бирдем үзенә.
-Әлеге конгрессның утырышларында катнашкан идем инде. Яңарак кына Бөтендөнья хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Саба районында үткән күчмә утырышыннан зур тәэсирләр белән кайттым, -дип җавап бирде ул. - Кая барсам да, туган телебезгә мөнәсәбәт белән кызыксынам. Мондый чаралар бөтен дөньяга таралган милләттәшләребез белән очрашып аралашу, дуслашу, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудыра. Кунаклар белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәбез, ятсыну-читенсенү юк, үзебезне бай тарихлы бер зур милләтнең газиз балалары итеп тою күңелгә чиксез рәхәтлек бирә. Миңа күп кенә илләрнең вәкилләре белән аралашырга туры килде. Бельгия һәм Германиядән, гадәттә, күптән түгел шунда күченеп киткән татар кешеләре килә. Ә менә Балтыйк буе илләрендә милләттәшләребез элек-электән гомер кичерә, татар авыллары, мәчетләр бар икән. Шуларның бер вәкиле - Литвадан килгән Нәфисә исемле кыз белән таныштым. Аның сөйләвенә караганда, әти-әнисе татар телен белә, әмма күпчелек җирле халык телендә сөйләшә икән. Тел онытылып, татарлыкны бары дин тотып тора, димәк.
Тел дә, дин дә бетә икән, милләт бетә, дәүләт бетә. Бөтендөнья татар конгрессының максаты - мондый аянычлы хәлне булдырмау. Бу юлы да корылтай эше шушы юнәлештә дәвам итәр, дип ышанам. Татарларны берләштерүче бу мөһим чарага делегатлар һәм кунаклар 41 чит илдән һәм илебез төбәкләреннән киләчәк. Бу - зур көч дигән сүз.
Корылтай делегатларын безнең районга да кунакка көтәбез. Аларга горурланып күрсәтерлек уңышларыбыз җитәрлек: клублар, мәдәният йортлары гөрләп эшли, милли бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Кунаклар канәгать булып китәрләр дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев