Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстандагы урманнарны янгыннан 2400 чакрым озынлыктагы полосалар саклый

Урманнарда халык өчен ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмати стендлар, халыкның экологик грамотасын арттыру өчен аншлаглар һәм щитлар урнаштыру дәвам иттерелә.

Татарстанда урман территорияләре 2395,2 чакрым озынлыкта янгынга каршы яңа полосалар белән ныгытылган. Эшләр билгеләнгән план буенча бара һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына ирешергә ярдәм итә. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның сүзләренчә, урманнарда халык өчен ял итү зоналарын төзекләндерү, мәгълүмати стендлар, халыкның экологик грамотасын арттыру өчен аншлаглар һәм щитлар урнаштыру дәвам иттерелә.

Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау тармагы белгечләре мәгълүматы буенча, бүгенгә гамәлдә булган 4806,9 чакрым озынлыктагы полосаларны карау башкарылган, бу билгеләнгән планга туры килә.

Янгынга каршы чаралар кысаларында гомуми озынлыгы 36 чакрым булган яңа юллар төзү эшләре башкарылган һәм гамәлдә булган 149 чакрым юлга реконструкция үткәрелгән. Әлеге күрсәткечләр планлаштырылган эшләр күләменең 32 һәм 35 процентын тәшкил итә. Бу чараларны тормышка ашыру ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга торган янгыннар санын киметүгә юнәлгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев