Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 29 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк

Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган.

Татарстанда 2024 елда 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт планлаштырыла. Бу максатларга быел 2,12 млрд сум каралган. Бөтен эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Ел саен «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында Татарстанда ФАПлар төзелә, медицина оешмаларына капиталь ремонт ясала, яңа җиһазлар кайтарыла һәм автотранспорт сатып алына.

2012-2023 елларда республикада 714 ФАП, 51 табиб амбулаториясе төзелгән, 1466 ФАП, 95 табиб амбулаториясе һәм 18 участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясалган, дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев