Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Илкүләм проект кысаларында

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды

Әлеге дәүләт бүләге Татарстан Рәисенә «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе сыйфатында эшләвен исәпкә алып тапшырылды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илдә торак төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Россия Президенты әлеге дәүләт бүләген Миңнехановның «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе сыйфатында эшләвен исәпкә алып тапшырды дип билгеләп үтелә.

Бу илкүләм проект торак пунктларны комплекслы үстерүгә, торак төзелешенә, коммуналь челтәрләрне яңартуга, җәмәгать транспортын модернизацияләүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев