Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Өлге авылы клубына капиталь ремонт үткәрелә

Бинаны яңарту «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Клуб мөдире Эльмира Ибраһимова сүзләренә караганда, 1992 елның декабрендә үз ишекләрен ачкан мәдәният учагында моңарчы зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылмаган. 2014 елда гына косметик ремонт ясалган.

– Җитәкчеләрнең тырышлыгы белән зур проектка керә алдык, – ди Эльмира Ринат кызы. – Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре эшне 27 февральдә башлап җибәрде. Алар иң элек демонтаж үткәрде. Барлык бүлмәләрдә стена, түшәм, идәннәрнең иске катламы чистартылды. Хәзер бер бригада түбә ябу эшләре белән мәшгуль. Егетләрнең барысы да тырыш, үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән башкаралар.

Илмир Садыйков төзелеш өлкәсендә ун елдан артык эшли икән. Ул бирегә Югары Шәмәрдән авылыннан килеп йөри.

– Объектта демонтаж эшләрен тәмамладык. Хәзер чүп-чар, төзелеш калдыкларын бер урынга туплыйбыз, чистарту, ремонтның алдагы этабына әзерлек эшләре алып барабыз, – ди ул.

Ремонт барышында тәрәзә һәм ишекләрне, идән, түшәм, стеналарны яңарту, җылылык, электр, су, канализация системаларын алыштыру, фасадны тәртипкә китерү күздә тотыла.

– Шулай ук мөдир кабинеты, гардероб ясау, территорияне төзекләндерү, клубны яңа җиһазлар белән тәэмин итү дә планлаштырыла, – ди Эльмира Ибраһимова. – Капиталь ремонттан соң бинабыз заманча таләпләргә җавап биргән, уңайлы һәм матур мәдәният учагына әверелер, дип өметләнәбез.

Төзекләндерү эшләре башланганчы клубта театр сөючеләр, курчак театры, җыр-бию һәм башка берләшмәләр уңышлы гына эшләп килгән. Авыл халкы белән берләшеп, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә токмач кисү, чәйләр әзерләү, посылкалар тутыру буенча да эш алып барылган. Ремонт вакытында да мәдәни тормыш тукталмый: коллективлар конкурсларда катнаша, бәйрәмнәр үткәрә. Узган якшәмбедә оештырылган “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән театраль тамаша – моның ачык мисалы.

Әлеге бинада китапханә дә урнашкан. Анда 33 ел дәвамында Альбина Салихова хезмәт куя.

– Китапханәдә 6,5 меңләп зурлар һәм балалар өчен матур әдәбият, шулай ук фәнни китаплар бар. Ремонт чорында аларның һәммәсен коры, имин урынга күчердек, – ди китапханәче. – Күп еллар “Оста куллар” түгәрәген җитәклим. Анда 18 кеше йөри. Без бакчачылар, кул эше осталары белән мастер-класслар, очрашулар уздырабыз. Хәзер эшчәнлекне вакытлыча туктатып торсак та, ремонт тәмамлангач, яңадан җыелырбыз, дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев