Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

«Мәктәп бизнес-старты»: Татарстан укучылары үзләренең инновацион проектларын тәкъдим иттеләр

Финалда Казаннан һәм республиканың җиде районыннан — Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарманнан килгән 12 иң яхшы команда үз проектларын яклады.

«Мәктәп бизнес-старты» проектының финалы Татарстанның төрле почмакларыннан 120дән артык талантлы укучыны берләштерде. «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында узган чара яшьләрнең оригиналь бизнес-идеяләрен күрсәтү өчен зур мәйданчыкка әверелде, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Финалда Казаннан һәм республиканың җиде районыннан — Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарманнан килгән 12 иң яхшы команда үз проектларын яклады. Укучылар традицион һөнәрләрне яңача ачудан алып, югары технологияләргә кадәр булган төрле юнәлешләрдә эшләгәннәр. Алар арасында экологик продукция җитештерү, балалар өчен мини-роботлар уйлап табу, GPS-трекерлы аксессуарлар ясау кебек инновацион проектлар бар. Шулай ук яшьләр милли бизәкле киемнәр һәм татар халык ризыкларын заманча форматта тәкъдим итүгә аерым игътибар юнәлткәннәр.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә, әлеге проект балаларга реаль бизнес мохитендә тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә:

«Уен формасында үтсә дә, балалар монда финанс грамоталылыгын, командада эшләү һәм үз идеяләрен экспертларга яклау күнекмәләрен үзләштерә. Бу — аларның киләчәк һөнәри юлларын билгеләүдә зур адым. Мондый эшчәнлек республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк кадрлар резервын булдыра».

Бәйге нәтиҗәләре буенча Минзәлә, Буа һәм Сарман районы командалары җиңүче дип табылды. Алар Мәскәүнең «Сколково» технопаркында һәм башка алдынгы инновацион үзәкләрдә булып кайтачак. Моннан тыш, Җәлилнең 2 нче урта мәктәбе һәм Казанның 146 нчы лицее бизнес-башлангычларны үстерү өчен сертификатлар белән бүләкләнде.

Искәртеп үтик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән гамәлгә ашырылучы әлеге проект инде өченче ел уңышлы эшли. 2022-2025 еллар аралыгында «Мәктәп бизнес-старты» аша 45,3 мең укучы узган, аларның 21 меңнән артыгы — нәкъ менә кече шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев