Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында яшь укытучылар район башлыгының акчалата бүләгенә ия булалар

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты талантларны үстерү һәм егет-кызларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелә.

Районда яшь белгечләргә игътибар һәм ярдәм күрсәтү традициясе саклана. Әлеге чаралар егет-кызларга үз мөмкинлекләрен тулырак ачарга, эшчәнлекләрендә ныклы адымнар ясарга ярдәм итә. 

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты уңышлы тормышка ашырыла. Мәгариф учреждениеләрендә хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгечләр район башлыгының акчалата бүләгенә ия булалар. 

«Муниципаль ярдәмгә югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлап, район мәгариф учреждениеләренә эшкә урнашкан яшь егет-кызлар дәгъва кыла ала. Төп таләпләрнең берсе — яшь белгечнең 35 яшькә кадәр булуы. Авыл җирлекләрендә хезмәт куючыларга (Зур Кукмара, Манзарас җирлекләре керми) — 300 мең сум, ә Зур Кукмара, Манзарас җирлекләрендә, Кукмара шәһәрендә урнашкан мәгариф оешмаларында эшләүчеләргә 200 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтелә. Документлар тапшырылганнан соң, алар махсус комиссия тарафыннан карала һәм тиешле карар чыгарыла. Торак шартларын яхшырту өчен бирелүче әлеге акчаларны фатир яисә шәхси йорт сатып алганда беренчел кертем түләүләренә, шулай ук төзелеш һәм ремонт эшләренә файдаланырга мөмкин. Ярдәмне алган яшь белгеч биш ел мәгариф учреждениесендә хезмәт итәргә тиеш», — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова. 

2024-2025 уку елында 15 яшь белгеч район башлыгы ярдәменә ия булган. Без Пычак урта мәктәбе һәм Зур Сәрдек гимназиясендә булып, яшь укытучылар белән аралашып кайттык. 

«Балаларны яратуым мине мәгариф өлкәсенә алып килде. Алар белән эшләүдән бары тик уңай хис-кичерешләр генә алам. Пычак урта мәктәбенә урнашканчы, бер ел Кукмара 4нче урта мәктәбендә директорның тәрбия буенча киңәшчесе булып эшләдем. Муниципаль ярдәм өчен документларны шул вакытта туплап тапшырган идем. 200 мең сум акчаны йортыбызда алып барылучы төзекләндерү эшләренә тоттык: мунчага ишекләр, борыс һәм МДФ панельләр сатып алдык. Гаиләбез белән бик сөендек, — ди башлангыч сыйныфлар укытучы Айгөл Нуруллина. — Туган ягымда хезмәт куюыма, биредә үз урынымны табуыма аеруча шатмын». 

Икенче яшь белгеч — Югары Арбаш авылыннан Ризәлә Ярмөхәммәтова. Ул Пычак урта мәктәбенә Казан Федераль университетының башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле факультетын тәмамлап кайткан. 

«Мин барлык башлангыч сыйныфларда да инглиз теле укытам, ә дүртенчеләрдә татар теле, әдәбият, рус әдәбияты, физик тәрбия, технология дәресләрен алып барам. Үз хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам. Балалар белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел табу авыр булмады. Алга таба да матур гына, аңлашып эшләргә язсын, — ди Ризәлә Азат кызы. — Яшь белгеч буларак, район башлыгының 300 мең сум күләмендәге ярдәмен алдым. Бу акча безгә йорттагы төзекләндерү эшләре вакытында бик ярдәм итте: түбә калае алганда, аш-су бүлмәсенә ремонт ясаганда файдаландык». 

Зур Сәрдек гимназиясенең яшь укытучысы Зөһрә Хисамиева әлеге белем йортында икенче елын хезмәт куя. 

«Мәктәп елларыннан ук инглиз теле фәненә булган кызыксынуым мине Мари дәүләт педагогия университетының инглиз һәм француз телләре бүлегенә алып килде. Диплом алганнан соң, хезмәт юлымны Зур Сәрдек гимназиясендә башлап җибәрдем. Башлангыч сыйныфларда — ингиз теле, 6-7нче сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Балаларны яраткач, алар белән эшләү бик ошый, — ди Зөһрә. — Район башлыгының акчалата ярдәмен 2024 елда алдым. Ул безнең өчен зур терәк булды. Яшь укытучыларга күрсәтелүче ярдәм белем бирү эшендә яңа идеяләр белән эшләргә һәм туган җиребез өчен хезмәт итәргә ярдәм итә».

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты талантларны үстерү һәм егет-кызларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев