Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Кечкенә бүлмәдән — зур мөмкинлекләргә: Сәрдекбаш авылы китапханәсендә ремонт эшләре бара

Яңартылган китапханә авыл халкы өчен очрашу, аралашу, фикер алышу һәм файдалы ял итү урынына әверелер дип көтелә.

2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Сәрдекбаш авылындагы 33нче авыл китапханәсен капиталь төзекләндерү һәм аның мәйданын 130 квадрат метрга кадәр киңәйтү каралган.

Бүгенге көндә бинада ремонт эшләре башланып киткән. Авыл халкы өчен мөһим мәдәни үзәк булган китапханә тиздән яңача төс алачак.

Сәрдекбаш авылы китапханәсенең тарихы 1940 елларга барып тоташа. Әлбәттә, ул чорда хәзерге бина булмаган, әмма китапка мәхәббәт һәм белемгә омтылыш һәрвакыт сакланган. Бүген китапханә эшчәнлеген Гөлназ Нәбиева җитәкли. Ул бу вазыйфаны 2012 елдан бирле башкара. Казан шәһәрендәге югары уку йортының химия-биология факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы буларак башлый. Тормышка чыгып, декрет ялыннан соң, авыл китапханәсендә эшли башлый. Аңа кадәр биредә Лилия Нәбиева хезмәт куйган, хәзерге вакытта ул Сәрдекбаш мәктәбе китапханәсендә эшли.

«Хезмәтемне дә, китапларны да бик яратам. Кешеләр, балалар белән аралашу, төрле чаралар үткәрү миңа зур канәгатьлек бирә. Без Сәрдекбаш һәм Уразай авыллары халкына хезмәт күрсәтәбез. Китапханәбездә 7 меңгә якын басма саклана, фонд даими яңартылып тора. Халык яратып укый торган газета-журналлар да күпләп кайта. Мәктәп укучылары да, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә китапханәгә еш йөри. Балалар өчен «Тәмлетамак» түгәрәген алып барам, төрле мәдәни чаралар оештырабыз», — дип сөйләде Гөлназ.

Әлегә кадәр китапханә нибары 28 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәдә урнашкан булган. Хәзер исә аның мәйданы шактый киңәя: элеккеге колхоз идарәсеннән калган бүлмәләр дә китапханәгә биреләчәк.

«Биредә хезмәт юлым башланганнан бирле шул бүлмәдә эшләгәч, ул миңа үзенә күрә якын һәм уңайлы тоела иде. Әмма соңгы елларда райондагы күп кенә китапханәләр яңартылды. Безнең авыл халкына да заманча, матур, якты китапханә кирәк дигән теләк туды. Ремонт башлануы турында ишеткәч, бик сөендек», — ди китапханәче.

Ремонт ике этапта башкарылачак икән. Хәзерге вакытта демонтаж эшләре тәмамланган, тәрәзәләр алыштырылган, җылылык һәм электр челтәре яңартылган, идән җәелгән. Быел диварлар һәм түшәмнәр эшләнеп бетәчәк. Киләсе елда исә бина заманча интерьер, уңайлы һәм функциональ җиһазлар белән тулыландырылачак.

Яңартылган киңлектә төрле форматтагы чаралар үткәрү өчен иркен зал булдырылачак. Монда укучылар клублары, иҗади дәресләр, осталык сәгатьләре, уен программалары оештыру планлаштырыла. Боларның барысы да гаилә традицияләрен ныгытуга, яшь буынның иҗади сәләтен үстерүгә һәм рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт итәчәк.

Яңартылган китапханә авыл халкы өчен очрашу, аралашу, фикер алышу һәм файдалы ял итү урынына әверелер дип көтелә.

«Барлык эшләр тәмамланып, җиһазлар урнаштырылуын түземсезлек белән көтәбез. Яңа шартларда балалар, яшьләр, яшь әниләр һәм өлкәннәр белән эшләү тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип ышанабыз», — ди Гөлназ Нәбиева.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев