Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый

Программаларның форматы сайланган юнәлешләргә бәйле булачак һәм пилотсыз авиация системалары тармагындагы компанияләрдә практик әзерлекне үз эченә алачак.

Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды. Әлеге проект кысаларында укыту бәясенең 90 проценты дәүләт тарафыннан финанслана. Хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: җитештерү, эксплуатация, пилотсыз авиация системаларын эшләү. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Иннополисның Өстәмә белем бирү институты директоры Мария Образцова искәрткәнчә, пилотсыз авиация системалары белән шөгыльләнү – карьера төзү һәм һөнәри яктан үсү өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

«Бүген бу тармакта квалификацияле кадрлар җитми, һәм алга таба кытлык үзен тагын да ныграк сиздерәчәк. Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында укыта торган белем бирү оешмаларының берсе булды. Без укытуга зур практик тәҗрибәгә ия белгечләрне җәлеп итәбез. Безгә укып чыккан һәркем пилотсыз авиация системалары өлкәсендә ышанычлы рәвештә файдалана алырлык осталыкларның тулы бер комплексына ия булуы мөһим», – диде ул.

Федераль проект планы нигезендә, быел 5 мең граждан пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге программалар буенча белем алачак, ә 2030 елга кадәр 65 мең кешене укыту планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Программаларның форматы сайланган юнәлешләргә бәйле булачак һәм пилотсыз авиация системалары тармагындагы компанияләрдә практик әзерлекне үз эченә алачак.

Теоретик белем бирү юнәлешендә түбәндәге курслар планлаштырыла:

  • пилотсыз авиация системалары өлкәсендә мәгълүмат аналитигы;
  • пилотсыз авиация системалары өлкәсендә юрист;
  • Python, C++ телендә пилотсыз очу аппаратын программалаштыру;
  • программа тәэминатын эшләүче;
  • дроннар проектлаучы.

Практик юнәлештә тәкъдим ителәчәк курслар:

  • пилотсыз очу аппараты операторы;
  • пилотсыз очу аппаратына сервис хезмәте күрсәтү.

Укыту башлануы турында белү өчен гаризаны сайтта калдырырга була – stc.innopolis.university.

Әлеге проект талантлы яшьләрне тикшеренүләр һәм яңа эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү өчен Фән һәм технологияләр унеллыгы бурычларына, һәм шулай ук яшь галимнәргә һәм аларның проектларына ярдәм итү юнәлешендә «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев