Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

5 уку йорты — бер үзәктә: Кукмара аграр көллияте базасында «Профессионалитет» проекты тормышка ашырыла

Аларда әлеге программа нигезендә белем алучылар саны 400дән артып китә.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Профессионалитет» федераль проекты Кукмара аграр көллияте базасында уңышлы тормышка ашырыла.

Көллият директоры Раил Ганиев билгеләп үткәнчә, уку йорты әлеге проектта 2022 елда җиңү яулап, 2023 елдан аны гамәлгә ашыру эшләрен башлап җибәргән.

«Әлеге проектның төп асылы — белем бирү процессын заман таләпләренә туры китереп, аны мөмкин кадәр практикага якынайту, уку срокларын оптимальләштерү һәм студентларны турыдан-туры предприятиеләргә эшкә урнаштыруга юнәлтү», — дип билгеләп үтте ул.

Шушы максатлардан чыгып, көллият базасында сигез заманча эш зонасы булдырылган. Алар арасында машина-трактор паркын эксплуатацияләү юнәлеше буенча якынча 100 миллион сумлык техника кайтарылган. Моннан тыш, югары басымлы ягулык насослары аппаратларын ремонтлау һәм диагностика үткәрү өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган.

Заманча технологияләргә басым ясалып, пилотсыз очу аппаратлары белән эшләргә өйрәтү, шулай ук сугару системалары зонасы булдырылган. Студентлар ашлык киптерү һәм сиптерү җайланмаларын эшкә әзерләү серләрен дә үзләштерә: бу максаттан ике виртуаль тренажер урнаштырылган. Моннан тыш, автомат коробкаларны ремонтлау буенча махсус цех та эшләп килә. Әлеге мөмкинлекләр студентларга теоретик белемне гамәли күнекмәләр белән ныгытырга, киләчәктә хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле белгеч булып формалашырга ярдәм итә.

Кукмара аграр көллияте әлеге проектны тормышка ашыручы база уку йорты булып исәпләнә, тагын аларга дүрт көллият карый. Бу — Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Арча агросәнәгать һөнәри, Мамадыш политехник һәм Белем һәм практика бергә Сарман аграр көллиятләре. Аларда әлеге программа нигезендә белем алучылар саны 400дән артып китә.

«Шушы биш көллият белән үзара килешү төзелде. Кайсы уку йортында нинди зона нык үсеш алган, дәресләр шунда оештырыла. Программа нигезендә студентлар авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, а г р о н о м и я, а в ы л хуҗалыгы производствосы мастеры белгечлекләре буенча белем ала», — дип сөйләде Раил Миннераниф улы.

Миндияр Бәшәров, икенче курс студенты:

«Мин Ядегәр авылыннан, Кукмара аграр көллиятендә техник-механик белгечлеге буенча белем алам. Әти КамАЗ машинасын йөртә, кечкенәдән аның янында кайнашып, техникага мәхәббәт уянды. Шуңа күрә 9нчы сыйныфтан соң шушы юнәлешне сайладым. Практика вакытында «Кировец» К-524 тракторы белән басуда эшләдем, гомумән, төрле техникада үземне сынап карадым. Техниканы йөртү генә түгел, аны карау, ремонтлау да миңа бик ошый».

Фото: Ризилә Корбанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев