Бакчачыга киңәшләр
Агачлар һәм куаклар кышны әйбәт чыксын өчен, аларны вакытында тукландыру сорала. Түбәндә күрсәтелгән ашламалар бер агачка исәпләнгән. Катнашманы кәүсә тирәсендәге җиргә җәегез дә су сибегез.
- Алмагач һәм груша уңышын җыеп алганнан соң, 1,5 стакан суперфосфат һәм 1 стакан калий сульфаты белән тукландырыгыз.
- Чияне сентябрьдә 1 стакан суперфосфат һәм 3 аш кашыгы калий сульфаты белән ашлау яхшы.
- Карлыганны беренче тапкыр сентябрь ахырында – октябрь башында 0,5 стакан суперфосфат һәм 2/3 стакан калий сульфаты белән тукландырырга кирәк. Икенче мәртәбә октябрь ахырында 0,5 чиләк черегән тирес белән ашлау мәслихәт.
- Кура җиләгенең ашлауга исе китми. Аны октябрь ахырында 1 квадрат метрга 3 килограмм черегән тирес белән 1 тапкыр ашлау да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев