Өлгедә “Библиотөн” интеллектуаль уены үтте (фото)
Өлге авылы китапханәсендә экология буенча "Без - табигать дуслары" дигән "Библиотөн" интеллектуаль уены үткәрелде. Әлеге чарага төрле яшьтәге китап укучылары кунакка чакырылган иде. Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата кайгыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш...
Өлге авылы китапханәсендә экология буенча "Без - табигать дуслары" дигән "Библиотөн" интеллектуаль уены үткәрелде. Әлеге чарага төрле яшьтәге китап укучылары кунакка чакырылган иде. Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә карата кайгыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү, табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.
5 турдан торган уенда балалар экологик темага кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, табигать турында мәкальләрне җыйдылар, башваткычлар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар. "Табигать - тиңсез хәзинә" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдым, презентация карадык.
Салихова Альбина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев