Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Мәче каргышы (хикәя)

Үз күзләренә үзе ышанмады. Бер бөртек шомырт чәчәге бүләк иткән иҗади кеше хисле, нечкә күңелле була дип сайлаган ярының пүкән өстенә песи балаларын салып, вәхшилек кылганын күреп, хатын әздән генә аңын җуймады.

Бер кичне, икесе белән дә берьюлы шаярып сөйләшеп йөргән егетләре, кайсыбызны сайлыйсың дип, Сәмирәне ике ут уртасында калдырды. Егетләрнең берсенең кулында — яшел шәльяулык белән ислемай, икенчесенең кулында — кечкенә генә бер сабак шомырт чәчәге. 
Яшь чакта тилерәк буласың бит. Ул вакытта романтика дигән сүзләр кулланылмаса да, товарлысын түгел, иҗади хисле егетне сайлый кыз. Бер бөртек шомырт чәчәге аңа якынрак тоела... Соңрак шомырт чәчәгенең бер тиенгә дә тормаганын аңлый да ул, әмма соң була шул инде. Явасы карлар явылган, исәсе җилләр иселгән…

Ул вакытта әти-әнисе: «Ялгышасың, балакаем, адашып каласың», — дип, күпме генә каршы килсәләр дә, Сәмирә сөйгәне Арысланнан баш тартмый. Эшсезлектән интегеп, тегендә-монда гына акча юнәтеп йөрүче улының өйләнүенә авылда зәһәрлеге белән дан тоткан Сабира да каршы була. Үз сүзләрендә нык торган яшьләр ярты ел очрашып йөргәннән соң кавышып та куя. Туйдан соң бер ай тирәсе кунактан-кунакка йөреп, күңелле мәшәкатьләр тәмамланганнан соң, Сәмирә өчен чын гаилә тормышы башлана. 

Илле яшенә кадәр беркайда да хезмәт куймыйча, балта остасы булган иренең җилкәсен генә түгел, нервысын да «каезлап» көн күргән кайнанасына, ире вафат булганнан соң, ферма тирәсенә булса да эшкә чыгарга туры килә. Җитмәсә, Арыслан да үзе шикелле эшләргә бик атлыгып тормый, хәмер дигән зәхмәтне үз итә торганрак кеше икән. Шушы хәлләрне белгән Сәмирә ялгыш адым ясаганына тиз төшенә. Әмма кирегә юл юк икәнен аңлап, теше-тырнагы белән тормыш арбасына җигелә. Озак та үтми, гомере буе кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру ише эшләрне өнәмәгән кайнана өендәге бөтен хезмәтне килененә тапшыра. Үз гомерендә сарыкның итен түгел, шулпасын да яратмаган Сәмирәгә иң авыры — шушы иттән аш пешерү. Башка мал асрамагач, аларда бары сарык ите генә була…

Ул кичне дә Сәмирә кичке аштан соң савыт-сабаларны җыештырып, көндәгечә чәй эчәргә утырды.
— Җитте сиңа, кыланып утырма. Башта ашыңны аша, аннан бергәләп чәй эчәрбез, — дигән тавыштан сискәнеп артына борылып караса, ачудан күзләре томаланган ире басып тора.

— Арыслан, мин ул ашны ашый алмыйм, исен дә яратмыйм. Нишләтим, ис килгән шикелле ул аштан, күңелне болгандыра. Сарык итен минем әти-әниләр дә яратмый, — диде Сәмирә, куркудан еламсырап.
— Ха, ха, — дип көлде ире. — Сабантуйларда, туган көннәрдә нинди тәмле йомшак ит дип сыпыртканнарыңны оныттыңмы? Ул вакытларда нәрсә ите икәнен сорап та тормадың.
— Белмәгәч ашаганмындыр инде, — дип акланырга тырышты хатын.
— Каян килгән фәрештә. Сарык ите яратмый, имеш. Гомере буе ат ите генә ашап яшәгән, диярсең. Аша, диләр сиңа, — дип кычкырды ул, өстәлнең бер читендә тәлинкәдә торган итне Сәмирә алдына шапылдатып куеп. — Балда-майда йөзгән хан кызлары шикелле кыланып, яратмыйм дип утырасың. Кемгә кияүгә чыкканыңны белгәнсеңдер бит, аша.

Кычкырудан бөтенләй бөрешеп калган хатыны Сәмирәнең үзеннән куркуы аңа ниндидер ләззәт бирә иде бугай.
— Их, син, — диде дә Сәмирә эчә башлаган чәен дә эчеп бетермичә, йөзен каплап, бүлмәсенә йөгерде. Бик озак елады ул. Ире гафу үтенер дип тә көткән иде. Тик Арыслан, икенче көнне иртән генә кереп:
— Нәрсә? Артыңа кояш төшкәнче йокларгамы исәбең? — дигән сүзләреннән иренең бүлмәләрендә йокламаганын аңлады.

Юыну бүлмәсеннән чыккан Сәмирәнең, өстәл янына утырып, иртәнге чәен эчәрлек кәефе юк иде. Әмма кайнанасы, иртәнге боткадан баш тартмаска кирәк дип, мәҗбүриләп диярлек аны өстәл янына утыртты. Эретелгән сарык мае салып пешерелгән ботканы нишләтергә дә белмәде ул. Мал чиләгенә илтеп түгәр иде, янындагы кайнанасы чәй эчкән рәвеш китереп саклап утыра. Сәмирә, башка чарасы булмаганлыктан, чәй белән куша-куша, боткасын ничек кирәк, алай ашап бетерде дә, авызын тотып, ишегалдына чыгып йөгерде. Артыннан кайнанасының кеткелдәп көлеп калганына гына аптырады ул. Шул минутларда:
— Нишләп болар мине мәҗбүриләр соң? Нәрсәгә шулай түбәнсетәләр? — дигән уй аның күңеленнән китмәде. Ашаганын чыгарырга дип, бакча артына юнәлгән Сәмирәне анда коточкыч күренеш каршы алды. Үз күзләренә үзе ышанмады. Бер бөртек шомырт чәчәге бүләк иткән иҗади кеше хисле, нечкә күңелле була дип сайлаган ярының пүкән өстенә песи балаларын салып, вәхшилек кылганын күреп, хатын әздән генә аңын җуймады.
— Нишлисең син, Арыслан?! — диде ул, җан ачысы белән кычкырып. — Нәрсә өчен?
Сәмирә җиргә сыгылып төште. Балтасын кулына тоткан килеш хатыны янына килгән ир:
— Нәрсәгә чыктың монда, бар, хәзер үк кереп кит, — дип акырды.

Куркуыннан коты алынган Сәмирә мүкәләп диярлек өйләренә йөгерде. Әмма абзарга кертеп бикләп куелган, ачыргалана-ачыргалана, абзар ишеген тырный-тырный елаган песине чыгарырга үзендә көч тапты. Тиз генә бүлмәсенә кереп, калтыранган куллары белән киемнәрен җыйный башлады. Исәбе тизрәк бу йорттан китү иде аның. 

Шул вакыт акырып-бакырып кереп килгән иренең:
— Кайсыгыз песине ачып чыгарды? Бөтен җиремне тырнап бетерде. Кая, кайсыгыз өйдә? Бәйләгез әле кулымны, — дигән тавышыннан куркып, ире янына чыкты. Аның бөтен бите, кашлары тырналып беткән, ике беләгенең карарлык җире калмаган. Сәмирә, тиз генә бинт белән йод алып, иренең яраларын чистартырга тотынды. Эчендә җене котырган Арыслан түзмәде, үзенең тырналган җирләрен мышык-мышык килеп эшкәртеп торучы хатынына ачуы чыгып: 
— Җебегән, шыңшымыйча, шуны юньләп бәйли дә белмисең. Песине дә син ачып чыгаргансыңдыр әле, — дип, аны этеп җибәрде. Аннан ачулы күзләре белән хатынына карап:
— Иртәгә әнинең туган көне, савытлар әзерлә, ике куянны суям. Әби белән бабайны да шашлык белән сыйлыйсым килә, — диде ул, ачы көлемсерәп.
— Теләсәң нишләт, мин синнән китәм. Булачак баламның мондый вәхшилекне күреп үсүен теләмим, — диде Сәмирә, бөтен куркуын җиңеп. — Әти белән әнигә шалтыраттым, хәзер килеп, мине алып китәчәкләр.

Шул минутларда Арысланны алыштырып куйдылармыни! Әллә хатынының синнән китәм дигән сүзе, әллә бала сүзе шулай тәэсир итте. Утырган урыныннан торып, Сәмирәне кочаклап алды да:

— Беркая да җибәрмим. Яратам ич мин сине, — диде ул, юашланып. Сәмирәнең үзенең дә китәргә исәбендә юк иде. Әмма ашыгычлык белән, бәлки бакча артындагы хәлләрне күреп, куркуыннан да ул әти-әнисенә үзен килеп алырга дип әйтеп шалтыраткан була. Шушы хәлләр турында Сәмирә әти-әнисенә әйтми. Сарык ите ашый алмыйм бит, шуңа гына китәргә иде исәбем дип аңлата. Арыслан кызларын алып кайтып китәргә дип килгән хатынының ата-анасына башка мондый көчләп ашатулар булмаячак дип ышандырса да сүзендә тормый...

Адәм баласы барына күнегә. Яхшысына-яманына, авырына-җиңеленә. Сәмирә дә әлеге хәлләргә ияләшә. Икенче мохиттә үсеп, икенче төрле тәрбия алган кеше белән торуның оҗмах булмаячагын аңлап кияүгә чыкса да, ике арада чын мәхәббәт яшәгәндә, алай ук авыр тоелмас әле дип уйлый. Ләкин эчкерсез аралашу, бер-береңә хөрмәт булмаганда, мәхәббәтнең барлыгына ышану кыен икәнен беренче баласын алып кайткач кына аңлый. 

Өй, бала, һәрнәрсәгә кысылып йөргән кайнана, бар нәрсәдән кәнәгатьсезлек белән акырынып йөрүче ир мәшәкатьләренә кереп чума Сәмирә. Шулай яшәсәләр дә, хатын тормышыннан алай зарланырга тырышмый. Балаларына биш ай булганда, анда сәер үзгәрешләр сизелә башлый. Табиблардан табибларга йөрсәләр дә, бернинди файда булмый. Алган дәвалары нәтиҗәсез. Чире бирешерлек түгел, диләр.

Ул вакытта акылдан язарга җиткән Сәмирәне кайнанасы тынычландыра:
— Күрше авылда бер карт бар. Ул, ниндидер үләннәрдән су ясап, чирләгән кешеләрне шуның белән коендыра икән. Файдасы тия дип сөйләшәләр. Шуңа барып карагыз әле. Бәлки ярдәме тияр, — ди ул.
Ни хикмәт, анда алып барып кайткан көннән соң балада яхшы якка үзгәрешләр сизелә башлый. Ярты ел йөргәннән соң, бала тәмам терелеп диярлек бетә. 

Берничә елдан икенче балалары дөньяга аваз сала. Кайнанасы гына икенче оныгын күрми якты дөньядан китеп бара. Соңгы елларны шактый килешеп яши башлагангамы, биемен бик юксына ул. Икенче балалары тугач, Арыслан бераз йомшара төшә. Юкка-барга Сәмирәгә бәйләнми, сөйләшүе дә тынычрак тонга күчә. Шулай матур гына тыныч тормыш белән яшәп яткан көннәрнең берсендә болар капкасын соранып йөрүче чегән хатыны кага. Ишегалды себереп йөргән Арысланны күреп:
— Җиде балам бар, ирем вафат. Нәрсә белән булса да ярдәм итә алмассызмы? Балаларымның мәктәпкә барыр вакытлары җитә, кием алырга акчам юк. Ашау ягы да такыр, — ди ул, яшьле күзләрен Арысланга төбәп.

Шаккаткан рәвеш чыгарган ир ачы көлемсерәп сүз башлады:
— Охо, җиде бала?! Ашатырга, киендерергә хәлегездән килмәгәч, нигә ташыдыгыз соң? — диде ул, сораулы карашын чегән хатынына төбәп. — Менә минеке икәү генә. Чөнки байлыгым икегә генә җитәрлек. Бар нәрсәләре дә бар. Тәмле ашыйлар, матур киенәләр. Гафу итегез, ханым, аларның авызларыннан өзеп, сезгә бернәрсә дә бирә алмыйм.
— Балаларым, әлсерәп, машинада утыра. Бәлки су белән ипи булса да бирерсез, — диде чегән. Аннан ишегалдында чирәм ашап йөрүче тавыкларга ишарәләп. — Йомыркагыз булса да бардыр бит?

Әрсез чегән хатынына ачуы чыккан Арыслан, келәттән 5 йомырка алып чыгып, аның кулына тоттырды. Ирнең кулын җибәрмичә, чегән хатыны аның күзләренә текәлеп:
— Балаларыгызның сиңа да, хатыныңа да бер мәшәкатьләре булмаячак, һәм синең дә ике-өч елдан бер мәшәкатең калмаячак, — дигән сүзләренә ирнең күңеле булды. — Ике балаңны да, үзеңне дә мәче күзе саклап йөри.
— Ә хатынны? — диде ир, кесәсеннән ун сум акча чыгарып. Чегән юраганга күңеле булган иде аның. — Аның турында бер сүз дә әйтмәдең. 

Капкадан чыгып барган җиреннән чегән хатыны бер сүз эндәшмичә, бары тик иргә карап, ачы елмая гына.
Кулына тоткан ун сум акчасын Арыслан кире кесәсенә тыгып куя да, чегән машинасы кузгалып киткәч, урамга чыга. Капкасын ачып чыгуга, күзе җирдә яткан ватык биш йомыркага төшә. Һәрберсендә үле чебиләр була. Кеше күргәнче дип, тиз-тиз генә җыеп ала да бакча артындагы тирес өеменә алып чыгып ата. Кире борылып китәргә маташканда күзе тирес өеменең икенче ягында кап-кара, йонлач песине күреп ала. Аларның күзләре очраша. Үз гомерендә песиләрнең күзенә караганы булмаган Арысланны калтырау били башлый. Сүз әйтергә теле әйләнми, атлап китәргә аягы кузгалмый. Берара шулай бер-берсенә карашып басып торганнан соң, ир, көч-хәл белән аягын кузгатып, өенә юнәлә. Кич йокларга яткач та, аның күз алдында шул мәче күзләре була. Саклый сезне, диде бит чегән хатыны, нигә куркырга дип уйлады ул.

Яшәгән дәверендә Арыслан бу песи күзләре белән еш очрашып торды. Ул аны күңеленнән ярата да башлаган иде. Әмма беркөнне малларга печән салырга дип чыгып киткән улының озак керми торганына аптыраган ир лапаска чыкты. Һәм андагы күренешне күреп, артына егыла язды. Олы улының, печәнлеккә менгән җиреннән кире төшә алмыйча, баскыч арасына башы кысылган була. Шушы хәсрәтне күргән кешеләр бу хәлгә бик аптырыйлар. Бары печәнлектән карап торучы кара песи генә «тантана итә».
Әзме-күпме бала югалту ачысы сүрелә башлады гына дигәндә, сыйныфташлары белән таулы җиргә экскурсиягә чыгып киткән икенче улларының да үле хәбәре килә. Таудан егылып төшкән балалары астагы агачка эләгеп кала. Аны да башы белән йөзтүбән торган мәлдә күреп алалар.

Иреннән күпме генә җәбер-золым күрсә дә, барыбер дә яшим дип яшәгән Сәмирәне бу хәсрәтләр аяктан ега. 
— Сезнең каршы булуыгызга карамыйча, яраткан кешемә кияүгә чыкканым өчен минем балаларымның ни гаебе бар иде соң, әнием?! — дип, көн-төн елый ул. Балаларын бу хәлдә калдырасылары килмичә, ата белән ана кызларын үзләренә алып кайтып китмәкче булалар. Ләкин Арыслан моңа каршы килә.
— Аны да алып китсәгез, ничек яшәрмен? Калдырыгыз янымда, аны үзем карыйм. Минем хатыным, балаларымның әнисе бит ул, — дип елаган иргә каршы килә алмыйлар.

Ике ел урын өстендә яткан Сәмирә әкренләп йөри башлый. Бераз хәле җиңеләйгәч, иренә:
— Китик бу авылдан, Арыслан. Мин монда яши алмыйм, — ди ул. — Бөтен нәрсә балаларымның фаҗигасен хәтерләтә. Аннан бакча ягына чыккан саен күз алдыма теге мескен песи балалары килә. Тилерүемне теләмәсәң, зинһар, Арыслан, китик, — дип ялвара ул иренә.
— Бераз гына түз инде, Сәмирә. Малларны урнаштырып бетермичә китеп булмый бит, — ди ул, хатынын юатып…

Бер ел дигәндә, малларын урнаштырып бетерәләр. Сәмирә бу көнне бик озак көтте. Ниһаять, иртәгә алар район тирәсендә алган өйләренә күчәчәкләр. Бу өйдә соңгы кичке ашын әзерләп, иренең тыштан кергәнен көтеп аргач, Сәмирә, ишегалдына чыгып, иренә эндәшә. Җавап булмагач, аны эзләп, лапаска керә һәм баскычта йөзтүбән торучы ирен күреп телсез кала. Үзен көчкә кулга алып, әти-әниләренә шалтырата. Шушы вакытларда кәнәгатьлек белән койрыкларын болгый-болгый, урманга таба китеп баручы йонлач мәчене Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә күрми…

...Бүген Сәмирә кабат әни булды. Язмыш аны кайчандыр яшел шәльяулык белән ислемай тотып торган егеткә «тапшырды». Кайда ялгышкан соң ул, диярсез? Яшәү дәверендә кайсыбыз гына ялгышмаган соң дип әйтер идем. Ялгышларны була икән төзәтеп, каргышлардан гына булмый икән качып.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев